Нурлатта Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең 11 нче янгын сүндерү-коткару отряды командалары арасында ярышларның беренче этабы тәмамланды.
Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 13 команда арасында 125 нче Нурлат янгын-коткару бүлеге командасы беренче урынны алды һәм икенче этапта, республика этабында катнашу хокукын яулады.
Нурлат командасы беренче булып чыгыш ясады һәм шунда ук ярышларга көчле рух бирде, практик һәм теоретик өлешләрдә яхшы нәтиҗә күрсәтте.