Нурлатның 125нче номерлы ПСЧ территориясендә ярышларның беренче этабы башланды.
Этап нәтиҗәләре буенча "2022 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүдә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 11нче янгын сүндерү-коткару отрядының иң яхшы командасы" билгеләнәчәк.
Ярышларда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 13 команда катнаша.
“Әлеге чараны үткәрүнең берничә максаты бар. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыккан гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләрне гамәли эшкәртү, автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләрен үткәрү буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең шәхси составының һөнәри әзерлеген күтәрү һәм камилләштерү, янгын сүндерү һәм авария-коткару формированиеләренең техник җиһазланышын яхшырту", – дип санап үтте Нурлат янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Евгений Попов.
Ярышлар практик һәм теоретик өлештән тора. Беренче этап җиңүчеләре республика ярышларында катнашачак.