Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 3нче курс студенты Сәйдәш Миңнеханов биредә гамәли практика узды.
"Сәйдәшнең нәкъ менә безнең мәктәптә һәм безнең егетләр белән остаз буларак чыныгу алуы безнең өчен икеләтә шатлык һәм горурлык. «Незабудки» хореография коллективы катнашучыларына чыннан да бәхет елмайды, чөнки ул нәкъ менә алар белән эшләде, белеме, тәҗрибәсе һәм үз планнары белән уртаклашты. Балаларга дәресләр бик ошады, тулы составта йөрделәр. Без аңа иҗади уңышлар телибез", - дип билгеләп үтте балалар сәнгать мәктәбе директоры Валентина Борһанова.
Сүз уңаеннан, Нурлат сәнгать мәктәбе практика узу өчен менә дигән база булып тора – педагогик коллектив җитәкчелегендә студентлар уку процессында алган теоретик белемнәрен ныгыталар, шулай ук гамәли күнекмәләр алалар.