Нурлатлылар ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең сайлап алу турында актив катнаша.
Бу көннәрдә авыл мәдәният йортларында үзешчән артистлар һәм өлкән яшьтәге авыл халкы катнашында концерт номерлары уза. Онлайн-концертларның язмаларын компетентлы жюри әгъзалары бәяләячәк, шуннан соң җиңүчеләр катнашында фестивальнең муниципаль этабы узачак.
" Бер кустка берләшкән Бикүле, Биляр-Озеро, Кәкре Атау һәм Гайтән авыл мәдәният йортларыннан 20ләп башкаручы чыгыш ясады. Алар рус, татар һәм чуаш телләрендә җырлар башкардылар», – дип уртаклашты Бикүле авыл мәдәният йорты секторы мөдире Тәнзилә Әгълетдинова.
Быел «Балкыш» фестивале Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган иде.