Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлеге парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча «кайнар линия» ачылуы турында хәбәр итә.
14 февраль, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча көн саен 9.00дан 17.00 гә кадәр, ял көннәреннән тыш, 12.00дән 13.00кә кадәр кабул ителәчәк: (884345) 2 -19-71, 2-08-83.