“Славяночка” ансамбле республика фестивале лауреаты булды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

«Славяночка» ансамбле Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсенең Нурлат бүлекчәсе рәисе һәм Мамык мәдәният йорты директоры Юлия Магарина җитәкчелегендә А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивалендә катнашты.

Фестиваль Казанда ике көн дәвамында А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм Сәед- Галиев исемендәге мәдәният йорты базасында узды.

Фестиваль кысаларында республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт программасы булды, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе-ярминкәсе оештырылды, шулай ук мастер-класслар узды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Славяночка» ансамбле лауреат дипломына лаек булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International