Аның коллекциясендә меңнән артык грампластинка бар.
Үз мавыгуларыңны гомер буе саклап яшәү һәркемгә дә бирелми. София Ротару, Хәния Фәрхи, Владимир Высоцкий, Илһам Шакиров, «Арабески», «Бони Эм», «Чингизхан», «Машина времени»... Әгъдәс Гыйләҗев туплаган грампластинкаларда яңгыраган җырларның барлык башкаручыларын санап чыгу мөмкин түгел. Аларда илебез һәм чит ил эстрадасы, нигездә, ретро, хәрби җырлар, мультфильмнарда яңгыраганнары бар... Кыскасы, пластинкаларны гына санау өчен дә күпме вакыт кирәк.
«Бу минем балачак мавыгуым. Хәзер аларның саны бер меңнән артыграк. Хәзер дә рәхәтләнеп тыңлар идем, тик менә уйнаткычның энәләре белән проблема килеп туды. Бәлки, зур шәһәрләрдә аны табып та була торгандыр... Заводка хат язып салдым әле, бәлки, җибәрерләр», - ди ул, грампластинкаларны пөхтә итеп савытларына сала-сала.
Беренче «Рекорд» уйнаткычын гаилә 1970 елда сатып алган. Ул чакта Әгъдәскә 10 яшьтән бераз гына артыграк булган. Апасы Каменск-Уральскидан беренче пластинканы алып кайтып биргән. Шул рәвешле, балачак мондый мавыгуы гомерлек шөгыленә әверелгән.
"Армиядән кайткач, «Рондо 204» стереоуйнаткычы сатып алдык, бу 80нче еллар иде. Икесе дә эшли әле. Клуб хезмәткәрләренә дискотекалар яисә башка чаралар үткәргәндә дә ярдәмгә килә идем», - дип искә ала Әгъдәс Әхмәтович.
Әлбәттә, вакыт бер урында гына тормый. Магнитофоннар чыккач, винил пластинкалар коллекциясенә аудиокассеталар да өстәлгән, аларның саны хәзер 500ләп данә, яраткан көйләре һәм җырлары 300дән артыграк DVD-кассета һәм йөзләп DVD-дискка яздырылган.
Пластинкаларны коллекцияләү белән беррәттән, Әгъдәс Гыйләҗев спорт белән дә даими шөгыльләнгән. Хәзер дә аны ташламый. Менә быел да йортның арткы ягында зур булмаган шугалак ясаган. Кыш көне спорт белән шөгыльләнү аеруча файдалы, ди. Шуңа күрә ул тимераяклаын киеп һәм кулына кәшәкә алып, алка куа. Тимераяклары исә ике төрле, берсе – элеккеге стильдә, итекләргә җеп белән беркетелә, икенчесе - заманча, хоккей уйный торган. Шугалакта аңа спорт сөюче авылдашлары да кушыла.
Кичләрен исә әнисе Фәүзия ханым белән гаилә альбомнарын барларга яраталар. Алар берничә, һәм һәркайсы идеаль хәлдә. Ә менә 1972 елда спорт тематикасына җыя башлаган альбомы үзенә генә түгел, кунакка кайтучы туганнарына да кызыклы.
«Үзем «Ак Барс», «Рубин» һәм Мәскәүнең «Динамо»сы өчен җан атсам да, барлык дөнья чемпионатларыннан, олимпиадалардан язмаларны теркәп барам", – дип уртаклашты ул.
Архив язмалары арасында «Комсомолец Татарии»газеталары да саклана. Алар белән бәйле кызыклы хатирәләре дә бар.
«Аларда еш кына хоккей белгечләре өчен викториналар үткәрелә, һәм мин һәрвакыт 10 сорауның 9ына дөрес җавап бирә идем. Алар өчен кубоклар, грамоталар, дипломнарым да бар», – ди ул елмаеп.
Әлбәттә, Әгъдәс Гыйләҗев бөтен вакытын мавыгуларына гына багышламаган. 547нче ПМКда төзүче булып, аннан соң авыл хуҗалыгында эшләгән. Үзе турында мин эретеп ябыштыручы да, балта остасы да, ташчы да, бетончы да, ди. Хәзер исә, лаеклы ялда, машина руле артына утырырга булган, шуңа күрә автомәктәптә укый.
"Тормыш шулай уза да, - ди ул берникадәр үкенеч белән.- Ничек буйдак калганымны үзем дә аңламыйча калдым. Нишлисең бит, язмыш. Мәхәббәткә ышанмаганмын, күрәсең.
Тормышта барысына да өлгерергә теләгәндер сыман ул һәм моңа бәлки үкенергә дә кирәкмидер? Чөнки алда әле күпме кызыклы нәрсәләр көтә. Әгъдәс Әхмәтович машинасында юллардан җилдергәндә үзе өчен тагы күпме яңалык ачар әле.