Нурлатлыларга шәһәрдән чыгарыла торган карның кайда туплануы турында сөйләделәр

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

Бу мөһим мәсьәлә күп нурлатлыларны кызыксындыра.

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның кышкы чорында район Башкарма комитеты карары белән аэропорт янындагы территория кар өю урыны итеп билгеләнгән.

«Быелгы кыш тотрыклы салкын һава торышы белән бергә интенсив кар һәм бураннар белән характерлана. Чулпан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, узган елның 31 декабреннән 20 гыйнварга кадәр явым-төшем уртача еллык күрсәткеч белән чагыштырганда 16,8 миллиметрга күбрәк яуды. Кар катламының биеклеге 42 сантиметр тәшкил итте", - дип билгеләп үтте ул быелгы кышның үзенчәлекләрен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International