Сүз дә юк, бүгенге шартларда “Торак - коммуналь хуҗалык” идарәче компаниясе өчен кар белән көрәш - катлаулы сынау. Шуңа ярдәмгә «Нурлатнефть», «Татспецтранспорт», «Нурлат сөте», “Нурлат җылылык челтәрләре”, аграр техникум кебек башка оешмалар да килде.
"Әлбәттә, хезмәтләр эшенә карата кисәтүләр булды, алар, нигездә, тротуарларны, юлларны, бистә юлларын вакытында чистартмауга кагылышлы иде. Әмма моның үз объектив сәбәпләре бар: юл эшчеләре һәм механизаторлар, өстәмә техника җитмәү», – дип яшерми Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе, шул ук вакытта үз техникалары булмаган, әмма элементар җаваплылыкны аңлаучылар башка оешмалар белән кар чыгаруга килешүләр төзи, дип билгеләп үтә.
Бурычлар куелуы алдан хәбәр ителде. Моннан тыш, җитәкчеләр катнашындагы киңәйтелгән планеркада Рафис Хәмзин карны чистарту һәм аэропорт территориясенә чыгару буенча таләпләрне генә түгел, ә җаваплылык турында да искәртте. Чөнки ул вакытта административ комиссия үз сүзен әйтәчәк. Ә бу исә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф санкцияләре салынып, административ җаваплылык көтә дигән сүз.