Башта ул Ленин ордены кавалеры Хәйбулла Галиуллович Ганиев урамы дип аталган, Нурлат муниципаль районы Советының 2009 елның 17 апрелендә кабул ителгән карары белән аны Х.Г. Ганиев урамына үзгәрткәннәр.
Хәйбулла Ганиев - якташыбыз, Ленин ордены иясе. Ул 1928 елда Октябрь районының Югары Нурлат авылында туган. Туган авылында беренче тракторчы булган. Хезмәт эшчәнлеген 1944 елда башлый һәм 1955 елга кадәр Октябрь районы Нариманов колхозында тракторчы булып эшли. 1956 елдан 1973 елга кадәр трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Кыска гына вакыт эчендә ныклы, бердәм коллектив булдырып авылдашларының ихтирамын яулауга ирешә. 1974 елдан пенсиягә чыкканчы склад мөдире булып эшли. Ул шулай ук медальләр, КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының мактау грамоталары белән бүләкләнгән. СССРның һәм ТАССРның халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә катнаша. Хәйбулла Галиулла улы 1998 елда вафат була, туган авылында җирләнгән.