Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова билгеләп үткәнчә, гражданнар җыенында 2022 елда үзара салым исәбенә трактор һәм аңа тагылмалы җиһазлар сатып алырга планлаштыралар.
Планнарында шулай ук Елаур авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына һәйкәл кую каралган. Бу максаттан биредә яшәүчеләр, төп суммадан тыш, һәр хуҗалыктан өстәмә рәвештә 500әр сум акча да бирәләр.