Һәм бу статус – яшәү куркынычсыз булган акыллы йорт. Нурлатлылар яңа проект белән кызыксынырга өлгерде инде.
Хәзер инде күп фатирлы йортны домофонсыз күрү сәеррәк тә тоела. Күп катлы йортларны кулланылышка тапшырганда, бу-аерылмас мөһим бер өлеш, шулай ук вакытта уңайлы да: теләсә кем подъездга кереп, анда яшәүчеләрнең тынычлыгын боза алмый. Тик монысы иң гади булып чыкты. Цифрлаштыру белән бергә безнең тормышка «акыллы йорт» дигән яңа төшенчә керде. Барысы да гади генә икән: гамәлдәге домофоннар... гомумән алганда, алар домофоннар булып калса да, алар Интернет аша гына эшлиләр, ә кушымта аша домофон төймәсендә Сезнең фатирыгызның номерына баскан кешенең видео сурәте смартфонга тапшырыла. Ни әйтәсең инде, акыллы йорт. Бу хакта РУЭС башлыгы Алексей Борисов җентекләп сөйләде.
«Без подъезд ишегенә урнаштырылган домофонны алып, урынына сизгер видеокамералы вандалларга чыдам яңасын урнаштырабыз. Панельне Интернетка тоташтырабыз», – дип башлады сүзен Алексей Николаевич.
Ә нәтиҗәсе, менә болаерак. Әлбәттә, подъездга керү ишеген элеккечә, ачкыч-брелок белән дә ачарга була. Ә сез аны онытсагыз? Ул чакта үз смартфоныгыздагы, алдан урнаштырылган кушымта ярдәмендә бер төймәгә басып ишекне ачарга мөмкин. Тик бу гына да түгел. Иң кызыгы шунда ки, подъезд ишеген сез йорттан йөзләгән чакрым ераклыкта булып та ача аласыз.
"Әйтик, балагыз мәктәптән кайтты ди, тик домофон ачкычы янында юк. Бер тапкыр домофон төймәсенә баса, икене баса. Әмма беркем дә ачмый, чөнки өйдә беркем дә юк. Ул чакта ул ни эшли соң? Юк, әти-әниләсенә телефонга шалтыратмый. Чөнки домофонга икене яки өчне шалтырату, «акыллы йорт» кушымтасындагы көйләүгә карап, әтисе яки әнисенең смартфонына хәбәр җибәрә. Шул ук вакытта ата-ана видеоэлемтә аша үзенең баласын күреп кенә калмыйча, аның белән диалог алып бара, кушымта аша аңа ишек ача ала», – диде Алексей Борисов.
Моннан тыш, заманча домофон видеокамерасы көндез һәм төнлә 100 метр радиуста бөтен ишегалдын төшерә. Өстәвенә, төгәл картина да бирә.
“Шулай ук әлеге кушымта аша смартфонда йортта урнаштырылган видеокамераны да тоташтырырга һәм, мәсәлән, машина кайда тора, балалар ничек уйный, кем киткән-кайткан, барысын да күзәтеп торырга мөмкинлек бирә", – дип билгеләп үтте Алексей Николаевич.
Әлеге видео «болыт» виртуаль саклагычына урнаштырыла һәм анда 7 тәүлек дәвамында саклана. Шул ук кушымтадан ишегалдында ниләр барганын карау өчен домофонга да керергә мөмкин. Мондый система Товарищеская урамындагы яңа йортта урнаштырылган инде.
"Күченә башлагач, без яңа йортка һәр күчүчегә «ачкыч»ны язарга һәм кушымтага пароль бирергә тиеш булачакбыз. Ул һәр фатир өчен индивидуаль. Панельне бу йортка бушлай куябыз. Әлеге проектның чыгымын каплау срогы-7 ел», - диде РУЭС башлыгы.
Яңа проект белән нурлатлылар кызыксынырга өлгерде инде. Әйтик, «Нефтяник» идарәче компаниясе җитәкчесе Айрат Морзаханов домофон булган 3 йортка гариза биргән инде.
«Без башта биредә яшәүчеләр белән сөйләштек. Алар гади домофонны «акыллы»га алмаштырырга ризалык бирде. Чөнки көйләү-монтажлау да биредә яшәүчеләр кесәсеннән түгел, ә компания хисабына башкарылачак", - дип билгеләде идарәче компания җитәкчесе.
«Акыллы» домофонның тагын бер зур плюс – ул күп фатирлы йортларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен мошенниклардан яхшы якланырга мөмкин.
«Әгәр аларның өлкән балалары яки туганнары» акыллы йорт» кушымтасын үз смартфоннарына тоташтырсалар, кемнең өйгә эләгергә омтылуын һәм ишек ачаргамы – юкмы икәнлеген контрольдә тота алачак", - дип билгеләп үтте Алексей Борисов.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта мондый хәлләр ешайды. Алексей Николаевич, түләү буенча, йортта яшәүчеләрнең домофон өчен дә, «акыллы йорт» белән дә билгеле бер сумманы түләүләре аларның түләвендә берни дә үзгәрмәячәк, дип билгеләп үтте. Ә менә шәхси йорт өчен, кызганычка каршы, бу җайланма – кыйммәткә төшә. Тик аны кем белә, цифрлаштыру елы башланды гына, шуңа күрә барысы да мөмкин.