Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлегендә хәбәр итүләренчә, бүлек башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп моңа кадәр Нурлаттагы ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарган полиция майоры Фәнис Мөхтәров билгеләнгән.
Бүлекнең элеккеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов Түбән Камада ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфасына күчерелде.