73 янгын бүлеге хезмәткәрләре юлларны кардан чистарту кирәклеге турында искәртә

2022 елның 4 феврале, җомга

2022 елның гыйнвары  күп итеп кар явуы белән аерылып торды.

Әмма февраль башы явым - төшемнәр буенча барлык рекордларны да япты, ак кар көртләре белән каплады. Нефть промыселлары объектларына, беренчел янгын сүндерү чараларына, янгынга каршы су белән тәэмин итү резервуарларына, янгын гидрантларына керү юлларын кар томалады.

Янгын килеп чыккан очракта кар ятьмәсендә калган янгын сүндерү чараларына керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, шактый вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре тиз һәм оператив рәвештә су чыганагына тоташырга, персонал беренчел янгын сүндерү чараларына ирекле керү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

73 ПСЧ юлларны, биналарга һәм корылмаларга янгын щитларына керү юлларын,  ут сүндерүчеләргә һәм башка хезмәтләр керә алсын өчен  тиз арада чистарту кирәклеге турында искә төшерә.

 

ПСЧ 73 ОПП инженеры Сергей Панарин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International