Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 4 феврале, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 февралендә төнлә урыны белән көчле кар явуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачак, юлларда - кар көртләре.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Баш идарәсе киңәш итә:

 

Көчле кар яуганда:

 

Йортларның тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, алардан мөмкин кадәр ераграк торырга тырышырга, шулай ук агачлар якын бармаска һәм алар янәшәсенә машиналарны куймаска кирәк. Мөмкин булганча, өйдә калырга тырышыгыз.

 

Кар явып торганда һәм бозлавык булганда, әгәр дә сезгә урамга чыгарга туры килсә, егылмас һәм имгәнмәс  өчен, йөргәндә аеруча сак булыгыз!

 

Машина йөртүчеләргә

 

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап, якындагы бер -ике тәүлеккә һава торышы фаразын белешегез. Елның салкын вакытында ерак юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртырга кирәк. Алдан ук двигатель һәм аккумуляторның эшләвен тикшерегез, ягулык салыгыз, яхшы антифриз салу мөһим. Очраклы ягулык салу станцияләрендә кереп ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык юлда калдырырга да мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек турында кайгыртырга, кәрәзле телефон өчен заряд җыю җайланмасын алырга онытмагыз.

Әгәр явым-төшем вакытында  юлда калсагыз, иң уң як рәткә (юл читенә) күчегез һәм ашыкмыйча гына  туктагыз.  Авария утларын  кабызыгыз һәм көчле кар явып узуын көтегез.

Хөрмәтле җәяүлеләр!

 Әгәр кар явганда  урамда булсагыз, машиналар юлын йөрү аркылы чыкканда як-якка игътибар белән карарга. Әгәр сезне юл аша үткәрү өчен  берничә машина тукталса,  бу әле каядыр алар артыннан кызу тизлек белән килүче тагын бер автомобиль юк дигән сүз түгел. Урам аркылы чыкканда машиналарны карап чыгыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез, һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International