Быел Нурлат шәһәренең волейбол буенча чемпионатында 6 команда җиңү өчен көрәшәчәк.
Чемпионат 24 гыйнварда старт алды, уеннар биш турда – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә узачак. Хәер, узган елгы чемпионаттагы кебек үк катнашучы командалар саны булса да, үзгәрешләр бар – аларның кайберләре быел чыгыш ясамаска булган, икенчеләре кире әйләнеп кайткан.
"Быел, берничә ел тәнәфестән соң, чемпионатка «НГДУ» командасы кайтты. Яңаларыннан « М.Хуҗин исемендәге Спорт комплексы» командасын атарга була, ул 2006 елда туган үсмерләрдән тора һәм мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнаша. Чемпионат өчен яңа булган «Түбән Нурлат» командасының исеме дә – моңа кадәр төрле командалар составында уйнаган Түбән Нурлат егетләре быел үзләренекен булдырырга карар кылдылар. Ә «ВБД», «КВИК һәм «Техникум»- соңгы елларда даими катнашып, уеннарда җитәрлек тәҗрибә туплаган командалар”- диде чемпионатның баш хөкемдары Вячеслав Лобов.
Быел да көндәшлек җитди булыр, күрәсең, уеннар беренче көннәреннән үк киеренке көрәш белән башланып китте. Катнашучылар арасында яшьләрнең күп булуы куандыра. Димәк, Нурлатта волейбол популярлаша.
Быелгы чемпионат зур кызыксыну уятырга тиеш, дип саный оештыручылар. Чөнки быел августта Россиядә беренче тапкыр волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Уеннар республика башкаласында да, Казанда да узачак, һәм Нурлат волейбол яратучылары да моңардан читтә калырга җыенмый.