3 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле кар явуы көтелә, күз күреме начарлану белән буран, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе мөмкин.
Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеген түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә хәрәкәт өчен билгеләнгән каршы юлга чыгудан саклану мөһим. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны куркынычсызлык каешлары белән эләктереп йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү тиеш.
Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына урам аша чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки җитәрлек дәрәҗәдә күренмәгәндә җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларны йөртергә һәм әлеге предметларның транспорт чаралары йөртүчеләренә күренүен тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.