Яңа Тумба авылында яшәүче Анна Яковлевна Юринкина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Аны юбилее белән район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова һәм Яңа Тумба авыл җирлеге башлыгы Леонид Осипов котладылар.

Нюра әбисе, аны туган авылында яратып шулай дәшәләр, Әлки районының Белозерка поселогында туып үсә. 1952 елда Тельман урман хуҗалыгына урман кисүче булып эшкә керә. 1977 елдан Яңа Тумба участок хастаханәсендә санитарка, пешекче булып эшли. 1987 елда лаеклы ялга китә.

Пенсиядә чакта Октябрь урман хуҗалыгында водокачка моторчысы булып эшли. Озак еллар намуслы хезмәте куйганы өчен Анна Яковлевна бик күп бүләкләргә ия.

Ире Николай Алексеевич белән алар илле елдан артык бергә яшиләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Анна Яковлевна хезмәт сөючән, ачык йөзле, хуҗалыгында эшне мөстәкыйль башкара. Авыл халкы тарафыннан ихтирам казана.

Чын күңелдән аңа сәламәтлек һәм озын, бәхетле гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International