2022 елның 3 февралендә Татарстанда болытлы булачак. Кар, көндез юеш кар, урыны белән көчле буран.
Урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 0..-3˚.
Юлларда кар көртләре, бозлавык саклана.