Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында Нурлат районы буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримовка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мондый игътибар билгесенә Идрис Габделбәр улы республикада кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау механизмнарын камилләштерүдә, законлылыкны ныгытуда, камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен лаек булды.
Утырыш Казанда узды. Эксперт советы әгъзалары Татарстан Республикасындада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2022 елга бурычлар һәм еллык доклад проекты турында фикер алыштылар.