Нурлатта күп фатирлы йортларның түбәләрен, административ биналарның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту эшләре актив бара.
Иң беренче чиратта, тротуарларга якын урнашкан йортларның һәм авыш түбәле йортларга игътибар бирелә, чөнки алар кар яуган саен җәяүлеләр өчен аеруча куркыныч тудыра.
Торакка хезмәт күрсәтүче оешмаларның вазифаи затлары барлык проблемалы түбәләрне кыска вакыт эчендә, күпләп кар явып киткәннән соң, тиз арада чистартып өлгерә алмый.
Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрлеләргә бу чорда бик игътибарлы булырга киңәш ителә.
Шулай ук шәһәрдә урам -юлларны кардан чистарту дәвам итә.