«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Нурлат-информ»ның баш мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленә лаек булды.
Бүген Казанның ИТ-паркында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы баш мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары Сирень Сәмәрхановага «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»медале тапшырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әлеге бүләккә лаек булды