Нурлатлылар җирдән файдалану законнарын бозу турында ЕГРНнан өземтәдән белә алалар

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, тикшерү чаралары нәтиҗәләре нигезендә 2021 елда җирдән файдалану законнарын бозуның 6 меңгә якын очрагы ачыкланган.

Иң күп хокук бозу очраклары-Казанда (802) һәм Чаллыда (337). Шулай ук агымдагы елда Татарстан Росреестры хезмәткәрләре Түбән Кама, Зәй, Тукай һәм Лаеш районнары да “хокук бозуларны ачыклаган территорияләр» антирейтингында". Аларның һәркайсында 150дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Күпчелек очракта-җир кишәрлекләрен үз белдегең белән алу. Ачыкланган хокук бозуларның 84% тан артыгы алар өлешенә туры килә. Узган ел дәүләт җир инспекторлары тарафыннан 165 тәртип бозу очрагы ачыкланган инде.

Татарстан Росреестрында сөйләүләренчә, контроль-күзәтчелек чаралары (планлы һәм планнан тыш тикшерүләр, күчмә тикшерүләр) уздырганнан соң, җир кишәрленә кагылышлы ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына - ЕГРНга кертелә.

«Әлеге язманы ЕГРНга керткәннән соң, җир участогы милекчесе тиешле белдерү кәгазе ала. Бу җир участогы милекчесенең үз милке белән эш итү өлешендә хокукларын чикләмәсә дә, күчемсез милек объектларын намуслы сатып алучыларга мондый җир участогын сатып алырга кирәкме-юкмы, дип уйланырга мөмкинлек бирә. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында белешмәләр шулай ук мәҗбүри рәвештә ЕГРНга кертелә. Без гражданнарга җир законнары нормаларын үтәргә, ә бозу очрагында аларны вакытында бетерергә киңәш итәбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин. 

Үткәрелгән күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре турында шулай ук Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru,  моннан тыш, үз эченә тикшерүләр турында барлык мәгълүматларны алган федераль дәрәҗәдә махсус мәгълүмат системасы-контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестрында белергә мөмкин.

Белешмә өчен.

Әгәр гражданин җир законнары өлкәсендә аның хокуклары бозылган дип саный икән, ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.  Теротделлар адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында «Структура» - «территориаль бүлекләр» бүлегендә танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru.

Моны белү мөһим! Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьләр (гаризалар) биргәндә гариза бирүче шәхесне раслаучы документ күрсәтергә тиеш. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен җайга сала торган әлеге яңалык ялган яки белә торып дөрес булмаган мәгълүматлар биргән аноним мөрәҗәгатьләрне, гаризаларны минимальләштерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International