Нурлат гимнастикалары «Мәскәү кышы»нда алтын һәм көмеш медаль яулады

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Нурлат нәфис гимнастика студиясендә тәрбияләнүчеләр Яңа елның беренче аен башкалада узган ярышларда лаеклы җиңү  белән төгәлләде.

«Мәскәү кышы» турнирында чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар бер алтын һәм ике көмеш медаль яулады.

«Алар ярдәме белән хәзер башкалада да Нурлат турында күпләр беләләр, хәтта ерак провинциядә дә нәфис гимнастиканы сыйфатлы итеп үстерергә тырышалар, дип мактыйлар. Бик тә күңелле», – дип

кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева уртаклашты.

Бу юлы гимнасткаларның шәхси программалары югары дәрәҗәдәге авырлыклары белән аерылып торды.

Ярышларның көмеш призерлары Аня Трубкина һәм Мәрьям Хәбибуллина һөнәри студияләрдә шөгыльләнүче спортчыларга лаеклы көндәшлек күрсәтә алдылар. Эмилия Сәгъдиеваның- лаеклы алтын. Аның программасына сикергеч белән күнегүләр дә кертелде.  

"Предмет белән чыгыш ясау кызыклырак булса да, ләкин һәрвакыт катлаулырак. Безнең кечкенә зал шартларында мондый югары дәрәҗәдәге ярышларга әзерләнүебез кебек инде. Без максатыбызга ирештек, ә бу иң мөһиме!»- дип горурланып билгеләп үтә Зифа Радиковна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International