Нурлатның «Чык тамчысы» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек буенча шөгыль үткәрелде

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

«Чык тамчысы» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә «Мәктәп кирәк-яраклары» темасынатанып-белү уен-викторинасы узды.

Уен-викторинаның төп максаты мәктәп турында күзаллауны формалаштыруга юнәлтелгән иде: беренче сыйныф укучысына кирәкле предметлар турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемнәрен ныгыту.

Уен формасында балаларның мәктәптә укуга әзерлек дәрәҗәсе ачыклана, мәктәпкә әзерлек төркеме йөрүче балаларда танып-белү кызыксынуы үсә.

Алдан алып барылган күләмле эш нәтиҗәсендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International