Нурлатның "Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа җиңүләр яулады

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Алар Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары булды.

"Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе укытучылары хәбәр иткәнчә, яңа ел башы мәктәптә бик нәтиҗәле һәм кызыклы башланды – "Кыш Бабай сукмагы" дип аталган яңа ел тамашасының күңелле ноталары яңгыравы тынарга өлгермәде, интенсив уку эшчәнлеге башланды, һәм конкурс нәтиҗәләре үзләрен озак көттермәде.

Олы уңышларга Ольга Коротеева сыйныф укучылары иреште. Игорь Ефимов, Денис Колотеев, Дмитрий Колотеев һәм Динар Хөсәенов «Ак төннәр» Бөтенроссия конкурс-фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар.

Светлана Гнусарева сыйныфы укучылары «Русская Матрешка» Халыкара конкурс-фестиваленең олимпын яулады һәм 3 нче дәрәҗә лауреат булды.

Зөлфия Юнысова җитәкчелегендәге «Шатлык» вокал триосы «Россия талантлары» Халыкара конкурсында 3 нче дәрәҗә лауреат булды, ә Софья Сафина сыйныфы укучысы Анастасия Пакшина «Вокал»номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International