Район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча киңәйтелгән планерка Нурлат муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында цифрлы күргәзмә тәкъдим итүдән башланды.
Планеркада район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова 2021 елда цифрлы идарә, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы эше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
Кышкы чорда Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә урам-юл челтәрен карап тоту турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзинны тыңладылар.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова Татарстан Республикасында бүләкләү сәясәтенең төп принциплары белән таныштырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Рәхмәтуллина 2022 елның гыйнварында районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлар турында хәбәр итте.
Нурлат районы электр челтәрләре начальнигы Иван Николаев 2021 елда тармакның эше һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде.
Нурлат муниципаль районында эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча чаралар турындагы мәсьәләне Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль идарәсе начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев яктырттылар.
Чара бүләкләү белән тәмамланды.
Киңәйтелгән планерка Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды.