Нурлат күз алдыбызда матур үзгәрешләр кичерә. Яңа микрорайоннар да елдан-ел киңәя, торак йортлар төзелеше зур темплар белән бара. Нурлат шәһәре Советының 2021 елның 3 декабрендәге карары белән Төньяк һәм Яшьләр микрорайоннарында яңа төзелә торган урамнарга мәшһүр кешеләрнең исемнәре бирелде. Мисал өчен, Төньяк микрорайонындагы яңа урамнарның берсе “РИТЭК” җәмгыятенә нигез салучы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының нефть тармагы флагманнарының берсе Валерий Грайфер исемен йөртәчәк. Валерий Исаакович Грайфер 1929 елның 20 ноябрендә хәзерге Азәрбайҗан Республикасы башкаласы Бакуда дөньяга килә. 1952 елда - И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын, 1976да Халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Нефть тармагындагы данлыклы хезмәт биографиясен 1952 елда “Татнефть” производство берләшмәсендә нефть чыгару буенча мастер ярдәмчесе булып башлый. СССРның мактаулы нефтьчесе, РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Валерий Исаакович зур һөнәри уңышларга ирешә, дәрәҗәле вазыйфалар били, илебездә нефть тармагының үсешенә бәһасез өлеш кертә. 1992 елдан “РИТЭК” генераль директоры булып хезмәт куя, 2000 елдан “Лукойл”ның, 2010 елдан “РИТЭК” компаниясенең директорлар советын җитәкли. Валерий Грайфер бик күп дәүләт бүләкләренә лаек була, ул - 100дән артыграк фәнни басма һәм 40 ачыш авторы. 2020 елда 90 яшендә вафат була.