Районыбызга коронавируска каршы “ГамКОВИД-Вак-М” балалар вакцинасының 100 дозасы кайтты һәм поликлиниканың педиатрия бүлекчәсендәге прививкалау кабинетында инде бүгеннән үк 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга әлеге вакцинаны ясарга әзерләр. Коронавируска каршы прививканы яшүсмерләрнең дә ала алуы турында 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Шәймәрданова үз участок табиб-педиатры Эльвина Мөхәммәтҗановага кабул итүгә килгәч белде. Кыз вакциналаштыру турында мөстәкыйль карар кабул итәрлек яшьтә булса да, башта әти-әнисе белән киңәшергә булды. – Балаларны вакциналаштыру 15 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре һәм 15 яше тулган яшүсмерләрнең үз ризалыгы белән үткәрелә, – диде табибпедиатр.
– Вакцина ике компонентлы һәм 21 көн аралык белән ике этапта ясалачак. Әлбәттә, балага прививка ясату-ясатмауны һәр гаилә үзе хәл итә. Әмма әти-әниләр үз балаларының сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм икеләтә җаваплылык алуларын аңларга тиешләр. Ягъни алар инде бу очракта карарны үзләре өчен кабул итми. Табиб-педиатр 15-17 яшьлек яшүсмерләргә вакцина ясатуның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки аларның күбесе студентлар һәм коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы зур. Балаларга вакцина ясау тәртибе өлкәннәрнеке кебек үк. Участок табиб-педиатры аңа карау, консультация үткәрә, анкета, ризалык кәгазен тутыра. – Аны 12 яшькә кадәрге балаларга гына ясарга ярамый, – диде Эльвина Фәритовна. Прививкадан соңгы реакция дә башка вакциналардан аерылмый: укол урыны кызарып китәргә, кычытырга, шешенү, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. – Бу норма булып санала, димәк, организмда иммунитет бар дигән сүз. Балаларны вакциналаштыруның ничек оештырылуы турында поликлиниканың педиатрия бүлекчәсе процедура шәфкать туташы Лилия Шәйдуллина сөйләде.
– Мәктәп шәфкать туташларына прививка ясатырга теләүчеләрнең исемлеген җыярга кирәклеген аңлаттык. Биредә исә без һәр мәктәп өчен билгеле бер көннәр билгеләячәкбез. Участок педиатры рөхсәт биргәннән соң, 15 яшькә кадәрге балалар әтиәниләре белән прививкалау кабинетына киләләр, – диде ул. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләргә исә өлкәннәрнең озатуы таләп ителми. Шәфкать туташы прививкалау кабинетында вакцинаны саклау шартларын да күрсәтте. Табиб - педиатр Эльвина Мөхәммәтҗанова сүзләренә караганда, ата-аналар балалар өчен ковидка каршы прививка белән еш кызыксынганнар. Һәм менә хәзер алар тыныч сулап куя ала: балалар өчен саклау чарасы кайтты.