Кәкре Атау авылында яшәүче пенсиядә булса да почтальон булып эшләргә булган.
Үз вакытында ул төрле эшләрдә хезмәт куйган, аннан читкә китеп, ферма мөдире булып эшләргә дә туры килгән.
"Аннары туган авылыма әйләнеп кайтып, нефть разведкасына эшкә урнаштым, анда 25 ел эшләдем. Пенсиягә ташлама буенча чыккач та, 55 яшендә ялга туктамадым, тагын 2 ел хезмәт куйдым", - дип сөйли Әнвәр Хамәтвәлиевич. Шулай да гомере буе хезмәттә булырга күнеккән авыл кешесе түзмәгән: өч елдан соң яңадан эшкә чыккан. "Авылда почта таратучы кеше юк иде, ә мин өйдә ни белән шөгыльләнергә дип уйлап, авыл кешеләренә булышыйм дип бу эшкә алындым. Авыл халкы канәгать», - ди хат ташучы.
Заманча почтальон-универсаль хезмәткәр. Әнвәр Нафыйгин да газета-журналлар тарата, пенсияләр дә бирә, авылдашлары үтенече буенча коммуналь хезмәтләр өчен түли, товарлар да алып килә. "Эш бик җаваплы, чөнки акча белән дә эш алып барырга туры килә", - ди Әнвәр Нәфыйгин.
Кәкре Атауда үзенең почта бүлекчәсе юк, шуңа күрә почтальон үз машинасында Бикүлегә йөри. Аның сүзләренә караганда, Кәкреатаулылар укырга ярата, күпләре район газетасын, шулай ук башка басмаларны өйгә яздырып алдыра.