Елаур авыл җирлегенең шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары арткан

2022 елның 30 гыйнвары, якшәмбе

Агымдагы елның 1 гыйнварына җирлектә 230 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 162 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 101 баш савым сыеры,27 дуңгыз, 169 кәҗә һәм сарык, 11 бия, 1236 баш йорт кош-корт бар.

Авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова сүзләренә караганда, савым сыерларының баш саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Шәхси хуҗалыкларда 24 савым сыеры һәм 6 башка эре мөгезле терлек саны арткан.

“Безнең авыл җирлегендә сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләр шактый", – диде Ольга Витальевна һәм Николай Байло гаиләсен мисал итеп китерде, ул инде 40 ел дәвамында терлекләрнең баш санын киметми. Хәзерге вакытта гаилә хуҗалыгында 10 савым сыеры бар.

Галеевлар хуҗалыгында 6 савым сыеры, Галимовлар һәм Тымаковларда – 5әр, Дмитриевларда – 6 сыер исәпләнә. Шулай ук Фәнис Галимов, Гаврил Ефимов хуҗалыкларында 3әр сыер асрала.

“Тапшырылган сөт өчен акча – шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен өстәмә керем, ә күпләр өчен –гаилә бюджетына төп керем", – дип йомгак ясый Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International