Быел традицион ярышлар 15 нче тапкыр узды.
Богдашкино авылында якташыбыз, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, профессор Георгий Цыганов истәлегенә чаңгы ярышлары быел да зур бәйрәм буларак оештырылды. Иртәдән барлык кунакларны да көчле музыка сәламләде, богдашкинолылар авылның үзәк урамнарының берсендә уза торган менә дигән чаңгы юлы әзерләделәр.
Г.В.Цыганов истәлегенә багышланган ярышлар-районның иң масштаблы чаңгы ярышларының берсе. Быел да ярышларда төрле яшьтәге 180 нән артык чаңгычы катнашты, алар арасында 23 комплект медаль уйнатылды. Быел беренче тапкыр 80 яшьтән өлкәнрәк спорт сөючеләр өчен дә старт бирелде. Катнашучыларның географиясе дә киң – чаңгыга нурлатлылар белән бергә Татарстанның Аксубай, Чистай районнары, шулай ук Самара өлкәсенең төрле районнарыннан чаңгы спорты сөючеләр чыкты.
Богдашкинолылар үзләре дә кунаклар өчен җитди көндәшлек тудырды, мәктәп укучылары белән беррәттән, авылның өлкән кешеләре дә чаңгыга басты. Алар арасында 67 яшьлек Александр Николаевич Макаров та бар. Авылның хөрмәтле механизаторы, комбайнчылар арасында Кубок иясе заманында спорт белән дә актив шөгыльләнгән, район командасы составында республика ярышларында җиңүче дә булган.
"30 ел мондый ярышларда катнашмадым. Бүген түзмәдем. Өйдә яту ялыктырды», - дип елмаеп билгеләп үтте спорт ветераны фиништан соң, яшьтәшләре арасында өченче булып килде.
Ярышлар ахырында җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук катнашучыларга оештыручылардан – район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән һәм Цыгановның туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чарада аның кызы Татьяна Георгиевна, шулай ук туган абыйсы Игорь Васильевич катнашты.