Нурлатта ГТО нормативларын өлкәннәр дә, балалар да актив тапшыра

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

Шушы көннәрдә «ГТО» Бөтенроссия хәрәкәтенә Нурлат гимназиясе коллективы һәм «Ледок»спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр кушылды.

Ел башыннан «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында чаралар актив старт алды.

Шушы көннәрдә Нурлат гимназиясендә оештырылган нормативларны тапшыруда мәктәп педагоглары да актив катнашты.

«Ледок» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы һәм фигуралы шуу бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр дә әлеге хәрәкәткә зур кызыксыну белән кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International