Нурлатның «Бал корты» балалар бакчасында юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен акция үткәрелде

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

11 нче номерлы «Бал корты» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән бергә машина йөртүчеләр өчен оештырылган "Машина йөртүче, игътибарлы бул!" акциясендә катнашты.

 Балалар йөртүчеләргә «Тизлекне сакла», «Кечкенә пассажир – зур җаваплылык» дигән белешмәлек таратты.

Акциядә катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны игътибар белән тыңлады һәм барлык киңәшләрне үтәргә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International