Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Сервис хезмәтләре үзәге» оешмасы цехында булды.
Аның белән бергә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та нефтьчеләрнең эш шартлары белән танышты.
Очрашу кысаларында район башлыгы хезмәткәрләрне районның 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Биредә үк җитештерү алдынгыларына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.