Кәкре Атаудан Әгъдәс Гыйләҗев грампластинкалар тыңлый һәм тимераякта шуа

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Кәкре Атау авылыннан Әгъдәс Гыйләҗев 61 яшендә дә балачак мавыгуларын ташламый.
Авыл өендәге алдагы бүлмә тулысынча Әгъдәс Гыйләҗевның яраткан шөгыле өчен бүленгән. Балачактан ук ул грампластинкалар җыя башлый, һәм бүген дә яраткан башкаручыларының җырларын яратып тыңлый.
"Музыка һәм спорт белән – балачак мавыгуларым», - ди Әгъдәс Әхмәтович. Бүген аның коллекциясендә 1000нән артык  грампластинка, 500дән артык  аудиокассета, шулай ук яраткан җырлар яздырылган 300дән артык  DVD-кассета һәм йөзләгән DVD-диск бар. Моннан тыш, ул гаилә фотоальбомнарын да бик пөхтә тәртиптә тота.
Әгъдәс Гыйләҗев гомере буе спортка белән дә шөгыльләнә. Быел да ул  үзләре янында шугалак ясаган. Кыш көне спорт белән шөгыльләнү аеруча файдалы бит. Шуңа күрә ул тимераяклар киеп, кулларына кәшәкә алып уенга чыга.
Әлбәттә, аңа спорт сөюче башка авылдашлары да кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International