Елаурда үзара салым хисабына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куярга планлаштыралар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова билгеләп үткәнчә, 2022 елда гражданнар җыенында үзара салым исәбенә трактор һәм асылмалы җиһазлар сатып алырга планлаштыралар.

Планнарда шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга Елаурда һәйкәл кую каралган.

Бу максаттан, биредә яшәүчеләр, төп суммадан тыш, һәр хуҗалыктан өстәмә рәвештә 500әр сум акча бирәләр.

Фото "Нурлат-информ"архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International