Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбе укучылары «Блокада икмәге» Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган хәрби дан көнендә биредә төрле тематик чаралар узды.

Чарага шәһәр мәктәбендә актив эшләүче түгәрәкләр җәлеп ителде. Шулай итеп, «Яшь журналист» иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны саклау тарихы һәм блокада икмәге турында сөйләделәр. 

"СМС-балалар" сәхнәләштерелгән күренеш белән тәкъдим итте. 5 нче сыйныф укучылары Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда булып, анда «Тормыш хакына 900 көн» дигән батырлык дәресендә катнашты.

Барлык сыйныфларда да тематик сыйныф сәгатьләре узды, анда балалар Ленинград халкының һәм саклаучыларның батырлыгы турында мәгълүмат тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International