Нурлат автомобиль хуҗаларын шәһәр үзәгендә урамның бер өлешендә хәрәкәтне чикләү турында кисәтү

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Бүген, 28 гыйнварда, шәһәрне кардан чистарту буенча эшләр башкару сәбәпле, Карл Маркс урамының Гагарин урамыннан алып Мәктәп урамы борылышына кадәр транспортта хәрәкәт итү чикләнәчәк.

Вакытлыча булган уңайсызлыкларга аңлап каравыгызны һәм автомобиль транспорты хәрәкәте маршрутын алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International