Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә «Блокада икмәге» Бөтенроссия Хәтер Дәресенә багышланган сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре, акцияләр уза.
Шундыйларның берсе шәһәрнең 4нче мәктәбендә дә булды.
«Бу көнне без ленинградлыларның иң кырыс сынау көннәрендә кичергән Бөек батырлыгын, җиңүгә булган чиксез ихтыярын, халкыбызның югары әхлаклылык, батырлык һәм ныклык үрнәген, искә алабыз", - дип билгеләп үтә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Купцова.
Укучыларга, акциядә катнашучыларга «Блокада икмәге»н - аларга камалышта калган шәһәрдә исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек биргән нәкъ шул 125 грамм авырлыктагы ипине тәкъдим иттеләр.
Гомуми фаҗига дәресләре миллионлаган шәһәрне дошман илбасарлары блокадага алган Ленинград халкының батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән.
«Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары да актив катнаша, кичә анда хәтер дәресләре һәм тематик сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар, тарихи фактларга таянып, «хәрби язма» әзерләделәр, ул елларда ипи кисәкләренең ничек булганын, кайдан һәм ничек пешерелүен күрделәр.