25-27 гыйнварда 8 команда арасында «Ледок» спорт мәктәбендә А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал уеннары үтте.
Өч көн дәвамында финал уеннарында җиңү өчен бөтен республикадан 2007-2008 елгы яшь хоккейчыларның иң яхшы командалары арасында җитди көрәш барды.
Нурлатның «Ледок» командасы җиңүгә ышанычлы бара иде, тик, кызганычка каршы, Казанның «Ак бүре» командасы белән соңгы очрашуда бераз гына уңыш җитмәде. Нәтиҗәдә, «Ледок» – ярышларның көмеш призеры, өченче урында – Менделеевскидан «Айсберг» командасы.
Ярышларны йомгаклау тантанасында катнашучыларны мәртәбәле кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР буенча федераль инспектор Дамир Мәрдәнов, «Алтын алка» клубының төбәк рәисе, ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов, Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин, «Татарстан – Яңа гасыр» территориаль бүлеге рәисе Дамир Ишкинеев һ. б. котлады.
Кунаклар Нурлаттагы финал уеннарын югары дәрәҗәдә оештыруларын билгеләп үтте һәм район җитәкчелеге һәм спорт мәктәбе адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук алдынгы уенчыларны кубоклар һәм медальләр, «Яңа гасыр»иҗтимагый оешмасы дипломнары белән бүләкләделәр. Командаларга шулай ук акчалата сертификатлар тапшырылды.