"Тормыш хакына 900 көн": нурлатлылар блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә һәм саклаучыларга хөрмәт күрсәтте

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнендә нурлатлылар әлеге куркыныч һәм фаҗигале вакыйгаларны нык һәм батырларча кичергән һәркемгә хөрмәт күрсәтте.

 

Бүгенге көндә районда Невадагы шәһәрнең 872 көн дәвамында героик оборонасының исән шаһитлары калмады. Аны азат итүдә якташларыбыз Җәмил Усманов, Усман Фәйзуллин, Петр Алимов, Идрис Сираев, Николай Щавелев, Габдулла Гафуров һәм башкалар катнашты.

Алар арасында Советлар Союзы Геройлары Николай Козлов һәм Анатолий Кузнецов та бар. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Николай Андреевичның яраткан хатыны, ул Ленинград блокадасы вакыйгалары турында сөйли торган хатының күчермәсе саклана. Аннан өзекләр Россиянең Хәрби дан көненә багышланган традицион Батырлык дәресендә укылды. Анда шәһәрнең 8-нче номерлы мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары катнашты.

Чарада укучыларга ачлык та, суык та, даими артиллерия атулары да, бомбардировкалар да сындыра алмаган шәһәр халкының һәм саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләделәр.

Укучыларның игътибары блокадалы икмәккә юнәлтелде. Ачлык шартларында ул төп туклану продуктына әверелгән, ә аның нормативлары камалышта калган шәһәрдәге эшләр торышын чагылдырган. 1941 елның декабренә икмәкне бирү катгый карточкалар буенча эшләүчеләр өчен минимум – 200 г һәм калганнар, шул исәптән балалар өчен нибары 125 г. га җитә. Безнең музейда да «Югалтканда яңартылмый» дигән кырыс язулы блокада карточкалары саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International