Нурлат районының тагын ике авыл җирлегендә халык җыеннары узды.
Бүген, 27 гыйнварда, Егоркино һәм Сәләнгеш авыл җирлекләрендә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашында гражданнар җыеннары узды.
Гадәттәгечә, авыл җирлекләре башлыклары узган елда башкарылган эшләр турында хисап һәм киләсе чорга төп бурычлар белән чыгыш ясады. Очрашулар ачык диалог форматында дәвам итте, авыл җирлекләре халкы җитәкчелеккә үзләрен борчыган сорауларны бирде һәм аларга җаваплар алды