Җыен эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин һәм шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафина 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Авыл халкы аларны аеруча борчыган сорауларны бирде. Мәсәлән, аларның берсе Абляскинода автобус борылыр өчен мәйданчык төзүгә кагылышлы иде. Моннан тыш, җирле халык Чияле Алан авылы клубына музыка аппаратурасы сатып алуда ярдәм итүләрен сорады.
Халык белән очрашу актив авыл халкын, юбилярларны бүләкләү белән тәмамланды.