ТР Президенты Дәүләт бүләген тапшырды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Клементьева Валентина Павловна 50 ел дәвамында Нурлат районы үзәк хастаханәсенең Иске Чаллы табиб амбулаториясе табибы булып хезмәт куя.

Кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «2021 елда ТР сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Ул сәламәтлек саклау тармагы вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат районында яшәүче Валентина Клементьева да бар иде, ул 50 ел буе Нурлат районы Иске Чаллы авылы табиб амбулаториясендә табиб булып эшли. Дәүләт бүләген «Фидакарь хезмәт өчен» медален – Валентина Павловнага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International