Нурлатта "Төнге хоккей лигасы" чемпионы билгеләнде

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Бу атнада Нурлат муниципаль районының ир-атлар һәм һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча икенче чемпионаты тәмамлана, анда 4 команда – «Ледяные акулы», «Пегас», «Айсберг» һәм «Ледокол»катнашты. Чемпионат ноябрь башында старт алды, уеннар кичке вакытта барды.

Кичә «Ледок» спорт мәктәбе бозында чемпионат дәвамында тигез санда очко җыйган «Айсберг» һәм «Пегас» командалары арасында хәлиткеч уен узды. Нәтиҗәдә, 6: 2 исәбе белән «Пегас»җиңде.

Иртәгә, 27 гыйнварда чемпионат кысаларында тагын бер матч узачак, анда чемпионатның көмеш һәм бронза медальләре ияләре билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International