Нурлат укучылары архив документлары белән танышуларын дәвам итәләр

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

«Яшь архивчы мәктәбе» белем бирү проекты кысаларында район архив бүлегенә шәһәрнең 3 нче мәктәбенең 7В сыйныф укучылары килде.

Архив бүлеге начальнигы Лилия Закирова алар өчен туган якның үткәненә танып белү экскурсиясе үткәрде, архив документларында теркәлгән Нурлат районы тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучыларны шулай ук документларның нинди шартларда саклануы белән таныштырдылар.

"Бүген безнең укучылар алган белемнәр аларга киләчәктә документлар белән фәнни-тикшеренү эшендә ярдәм итәчәк", – дип билгеләп үтте сыйныф җитәкчесе Ирина Романова.

«Яшь архивчы мәктәбе» белем бирү проекты – Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты инициативасы. Нурлат районы да-  ул актив рәвештә гамәлгә ашырыла торган районнар арасында. Район мәгариф идарәсе раслаган график буенча, шәһәр мәктәпләре укучылары уку елы дәвамында дәресләргә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International