Уеннарда бөтен республикадан 8 команда катнаша.
Кичә Нурлат шәһәренең «Ледок» спорт мәктәбендә яшь хоккейчыларның 2007-2008 елгы командалар арасында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал уеннары старт алды.
Финал этабында катнашу хокукына 8 команда – «Ледок - 2007», «Ак Бүре» (Казан), «Арктика» (Буа), «Нефтяник» (Лениногорск), «Торнадо (Җәлил), «Биектау» (Биектау), «Айсберг» ( Менделеевск) һәм «Соколы» (Азнакай) ия булды.
Беренче көнне алты матч узды, аларның икесендә «Ледок-2007» командасы җиңү яулады.