Нурлатның дүрт микрорайонында яшәүчеләр халык җыенына җыелды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлатта Яшьлек, Кормыш, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш микрорайоннарында яшәүчеләр җыены узды.

Нурлат шәһәренең 4 нче номерлы шәһәр мәктәбенең актлар залында дүрт микрорайонда яшәүчеләр тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре белән мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Башта Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Илнур Бәхтияров Башкарма комитетның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты, киләсе чорга бурычлар билгеләде.

Биредә «Городок» идарәче компаниясе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин һәм «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Равза Ханеня да башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Җыенда катнашучыларга районның 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында да мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International