Сайлау кампаниясендә җирле бүлекчә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Кичә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXIV конференциясе эшендә катнашты.
Партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган конференциядә соңгы 5 елдагы эшкә йомгак ясалды, төбәк сәяси советының, президиумның һәм контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды.
Нурлат җирле бүлеге төбәк бүлеге секретаренең хисап докладында лидерлар исемлегендә билгеләп үтелде.
Шунда ук сайлау кампаниясендә «Вверх» («Нурлат – будущее безнең кулларда!») мобиль кушымтасы командасы актив катнашуы өчен Алмаз Әхмәтшинга «Бердәм Россия» партиясе Үзәк комитеты җитәкчесе Александр Сидякинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук намуслы хезмәте һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашуы өчен җирле бүлекчә башкарма секретаре Ралия Ханеева төбәк бүлек секретаренең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.